ИГЕЛЕКЛЕ АКТАНЫШ: Районда егерменче тапкыр "Игелек марафоны" үтте (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Быел Актаныш халкы егерменче тапкыр үзенең олы йөрәкле, игелекле икәнен раслады. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга киләчәккә өмет уяткан, күз яшьләре аша елмаерга мәҗбүр иткән "Игелек марафоны" 11 декабрьдә район мәдәният йортында үтеп, быелгы инвалидлар декадасына йомгак ясады. 

Актанышта 2000 еллар башыннан ук яшәп килгән “Игелек марафоны”на стартны район башлыгы Энгель Фәттахов бирде.


- Республика буенча мондый марафон эзлекле рәвештә, ел саен Актаныш районында гамәлләштерелә. Марафонда  катнашып, без бик саваплы эш башкарабыз. Игелекле гамәлгә үз өлешен керткән һәркемгә мин рәхмәтләремне җиткерәм. Марафонда җыелган суммалар да елдан-ел арта, димәк, мөмкинлеге чикле райондашларыбызга ярдәм итү мөкинлеге дә зурая,  - диде Энгель Нәвап улы. 

Бүген хуҗалык, оешма җитәкчеләре, җирлек башлыклары, төзүчеләр, банкирлар, сәүдәгәрләр, хокук саклау органнары, гаилә фермалары, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International