БЕЗ РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ: Актаныш районында республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген, 9 нчы декабрьдә, Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшьбуынга да шуны төшендерергә тиешбез. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләре булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.


Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын  бүген бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Ул  хакимият бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. 


Җиңүчеләрне   Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,  Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илшат Сәрвәров,  район мәгариф идарәсенең баш белгече Айрат Кәрамовлар тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International