Оптика кибетендә сатып алынган күзлек яраксызга чыккан

2019 елның 6 декабре, җомга

 

Күзлек – кысасы да, линзалары да – кыйммәтле әйбер. Рецепт буенча оптика кибетеннән сатып алынган күзлектә хилафлык (уң яктагы линзасында сыдырылган урын) булуы ачыкланган очракта һәм, кулланучы оптика кибетенә шул сәбәпле мөрәҗәгать иткәч, кибет хезмәткәрләре бу сыдырылган урынны күрмәсә, нишләргә соң? Чаллы шәһәрендә яшәүче ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыны игътибар белән тыңлап, оптика кибетенә дәгъва хаты белән мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезендә, кулланучы:

кибеткә (яки оптикага) мөрәҗәгать итәргә һәм үзенең дәгъвасын язарга тиеш. Әгәр товарны кире кайтару андагы җитешсезлек аркасында гамәлгә ашырыла икән, сатучы үз экспертизасын үткәрергә хокуклы. Әгәр җитешсезлек булуы ачыкланса – кулланучыга акчасы кире кайтарып бирелә яисә товар алмаштырыла. Әгәр җитешсезлек урыны ачыкланмаган икән, сатып алучының дәгъвасын канәгатьләндерүдән язмача кире кагырга тиешләр. Әгәр гражданинның дәгъвасын кире каккан булып, шул ук вакытта ул әлеге карарның законсыз булуын белеп торса, ул судка мөрәҗәгать итә ала.

Шул ук көнне кулланучы, уйлап та тормыйча, оптика кибетенә дәгъва хатын тапшырган, ә тегеләре, үз чиратында, дәгъва хаты белән танышып, линзаны игътибар белән тикшереп, шунда ук җитешсезлеге булган линзаны кичекмәстән сыйфатлысына алмаштырганнар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International