ЯҢА ЕЛ ЯКЫНЛАША: Быел Актаныш үзәген Яңа Әлем урманыннан кайткан 20 метрлы чыршы бизәячәк

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Яңа елны Актаныш районы яңача каршы алырга җыена. Моңа кадәр үзәк чыршының ботаклары гына чын булса, 2020 елны без чып-чын урман сылуы – 20 метр биеклектәге чыршы янәшәсендә каршы алачакбыз. Яңа елның төп символы быел урынын да үзгәртә – ул хакимият бинасы каршында балкып утырачак.

Бүген, 2 декабрь көнне, Актанышның үзәк чыршысы район үзәгенә кайтып җитте. Яңа ел сылуын Яңа Әлем урманыннан сайлаганнар – купшы чыршыны “Теплосервис” һәм ПМК – 6 оешмалары урнаштыра.

Бик тиздән Актанышның үзәк чыршысы, төрле-төрле утларга төренеп, бөтен купшылыгы, матурлыгы белән сафка басачак. Хәерле сәгатьтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International