ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актаныш районы Башкортстан республикасы белән тәҗрибә уртаклаша

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

“Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге"  учреждениесе  соңгы елларда “Катарсис” программасы белән нәтиҗәле эшләп килә. Әлеге комплекс республика халкын  эш белән тәэмин итү хезмәтенең бердәм эшен тәэмин итә, on-line режимда оешмаларның, вакансияләрнең, укыту-җитештерү базаларының банкларын булдыра, шулай ук шәхси  гражданнарга һәм эш бирүчеләргә дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

Икенче төрле әйткәндә, “Катарсис” программа комплексы эш эзләүче гражданнарга һәм эш бирүчеләргә бер-берсен табарга мөмкинлек бирә. Интерактив порталда теркәлгәч, гражданнар үзләре өчен кулай эш урынын таба, резюмеларын җибәрә, социаль түләүләр турында мәгълүмат ала, эш бирүчегә кабул итүгә языла алалар. Эш бирүчеләргә исә, үз чиратында, вакансияләр турында мәгълүмат, квоталау турында, хезмәтне саклау буенча хисаплар, хезмәткәрләрне азат итү турында белешмәләр җибәрү, эшкә урнашу өчен юнәлдерелгән кандидатлар турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылган.

“Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге"  учреждениесе  бу нисбәттән күрше-тирә районнар белән генә түгел, республикалар белән дә  тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә саллы эш башкара. Шул рәвешле, октябрь-ноябрь айларында актанышлылар хезмәттәшлек җепләрен Башкортстан республикасы белән дә ныгытып килә. Краснокама алган тәҗрибәне бүген Агыйдел шәһәре дәвам итә.

Шунысы игътибарга лаек, ут күршеләребез Актанышка нәкъ менә  “Катарсис” программасының нечкәлекләрен өйрәнү өчен килә. Бу - Назыйф Салихов җитәкләгән “Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге"  учреждениесе  үз тәҗрибәсен башкаларга бирер дәрәҗәдә программаны үзләштергән дигән сүз. Хәер, нәтиҗәле эшчәнлек аларның хезмәтендә дә ачык чагылыш таба.

Агыйдел шәһәренең  “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” директоры Гөлнара Исламова җитәкчелегендәге төркем  районыбызның әлеге тармак эшчәнлеген югары бәяләде.

- Актаныш районыннан үзебезгз өлге итеп алырлык эш үрнәкләре шактый. Без әле “Катарсис” программасы белән эшне башларга гына торабыз. Актаныштан ныклы база алып китәчәгебезгә шик юк. Актаныштагы учреждение хезмәткәрләре үз эшләренең  чын осталары. Алар барысын да төгәл аңлата, дөрес юнәлеш бирә. Гомумән, тәҗрибә уртаклашу бик җылы атмосферага корылган, - дип, үз фикерләрен җиткерде Гөлнара Нурислам кызы.

Киләчәктә Назыйф Максут улы мондый төр тәҗрибә уртаклашуларны эзлекле рәвештә алып баруны максат итеп куя:

- Бер юнәлеш буенча Актаныш нәрсәгәдер өйрәтә алса, икенче юнәлештә без үзебез күпмедер дәрәҗәдә белем туплауга мохтаҗ. Тәҗрибә уртаклашу бәрабәренә генә яңалыкны отып алу, аны үз хезмәтебездә нәтиҗәле файдалануга ирешергә мөмкин. Үзебез дә Башкортсан республикасына барырга ниятләп торабыз. Эшлекле аралашу ике як өчен дә файдалы булыр дигән ышанычта калам, - диде саллы тәҗрибәгә ия җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International