Актанышта җир кишәрлекләре аукцион аша сатыла

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бүген - 18 ноябрь көнне Актаныш район башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасында аукцион узды. Актаныш авылының Шатлык урамындагы 7 нче җир кишәрлеге сатылды.

Район башкарма комитетының аукцион уздыру комиссиясенә җир кишәрлеген сатып алырга теләк белдереп ике граждан мөрәҗәгать иткән. Актаныш муниципаль район сайтында һәм “Актаныш таңнары” газетасының 2019 елның 16 октябрь санында алдан ук җир кишәрлеге сату турында хәбәр ителгән иде. Җир кишәрлеге йорт салу өчен бирелде. Шәхси милекнең башлангыч бәясе 158030 сум итеп билгеләнеп, аукционда ул 297 мең сумга сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International