САННАР САГАЙТА: Терлекләрне үтерерлек булгач, аларны үрчетү кирәкме?

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Актанышның  терлекчелек тармагын яңа, тагын да нәтиҗәлерәк баскычка күтәрү максатында  районда киң кырлы эш җәелдерелгән.  Ул кадрлар сәясәтен дә, яңа технологияләрне дә, заманча алымнарны да үз эченә ала.  Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең һәр хуҗалык белән тыгыз элемтәдә эшләве дә бу юнәлештә мөһим шарт. Бу нисбәттән район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге тармак вәкилләренә һәр 24 форма-киңәшмә саен билгеле бер хуҗалыкның эшчәнлеген нәкъ менә табиб күзлегеннән анализлап, терлек сакланышындагы кимчелекләрне ачыклауны йөкләгән иде.

13 ноябрь көнне Илдус Вахитовның җентекле анализына  “Ташкын” һәм “Алга” хуҗалыклары дучар ителде.

Терлек сакланышының нигезен, билгеле, дөрес итеп оештырылган үрчем тәшкил итәргә тиеш. Әмма район хуҗалыкларында сәбәпле-сәбәпсез теркәлгән үлем очраклары терлек сакланышына аяк чалып кына калмый, аның нигезен дә какшата. Үтерерлек булгач, үрчетеп тору кирәкме соң дигән урынлы сорау туа.

Октябрь аенда гына да район хуҗалыклары 70 баш мөгезле эре терлекнең үлеменә юл куйган. Агымдагы елның ун аена исә 797 малкай харап булган. Ягъни без  шушы вакыт аралыгында хәлле генә бер хуҗалыкның ярты терлеген үтереп бетергәнбез дигән сүз бу. Әмма шушы урында, хөрмәтле хуҗалык рәисләре, максатның үтерү түгел, үрчетү икәнен исегезгә төшерәсе килә.  Үлем чагыштырмасы  үрчемгә карата 6,9 %ны тәшкил итә. Әмма бер меңгә якын малның җан-тәслим кылуы үрчемдәге уңай саннарны юкка чыгара.

“Актаныш” агрофирмасында ай эчендә 133 бозау туган, әмма  хуҗалык 23 терлегеннән  һәм алар белән бергә меңнәр белән исәпләнгән кеременнән колак каккан. “Нигез” хуҗалыгында   маллар җидегә кимегән.

Аерым анализланган “Алга” һәм “Ташкын” хуҗалыгында ай эчендә 3 һәм 2 терлек үлеменә юл куелган. Ун айда бу сан “Алга”да  егерме җидегә, “Ташкын”да егерме сигезгә тәңгәл. Ел башыннан караганда, район буенча бу күрсәткеч 2018 ел белән чагыштырганда 160ка арткан. Саннарга караганда, без әле һаман үрчемне арттырырга,  үлемне киметергә кирәк икәнен төшенмибез.

Хәер, сакланыш буенча “Ташкын” хуҗалыгы системалы эш оештырып килә. Биредә буаз сыерлар аерым төркемгә билгеләнгән, угыз банкалары булдырылган, бозаулату өчен махсус урын бар.  Яңа туган бозаулар өчен аерым читлекләр дә җитәрлек дәрәҗәдә. Октябрь аенда 69, ун ай эчендә 635  бозау алуга да ирешкән алар. Әмма бу күрсәткеч узган елның октябрь аена карата - 58гә, ун айга карата 93 башка ким.  

“Алга” хуҗалыгы исә сакланыш юнәлешендә  сүлпәнрәк хәрәкәт итә. Әмма үрчем буенча аерма әллә ни зур түгел.

Аның каравы, ике хуҗалык та малларны каплату мәсьәләсенә җитди якын килгән. Биредәге саннар үсештә. Әмма бу юнәлештә “Таң” хуҗалыгы үз позицияләрен шактый киметкән. Нәтиҗәдә,  2018 ел белән чагыштырганда ,  хуҗалыкта ел башыннан 63, октябрь аенда 24 терлек каплатылмый калган.

Ветеринария берләшмәсе хезмәткәре яшь теше маллардагы лейкоз авыруы, аның хәрәкәте хакында да анализ тәкъдим итте. “Алга” хуҗалыгының өч квартал нәтиҗәләрен карасак, алар бу чир белән уңышлы көрәшеп килә.  Беренче кварталда йогышлылык дәрәҗәсе 29 % булса, өченче кварталга бу күрсәткеч өч тапкыр кимегән. “Ташкын” хуҗалынында исә киресендә – лейкоз йоктыру дәрәҗәсе 4 %тан 12%ка күтәрелгән. Район буенча карасак, күрсәткеч уңай. Лейкоз йоктыру күрсәткече елдан-ел кими бара. Бу инде киләчәктә Актаныш районы лейкозлы малларны тулысынча бетерер дигән ышаныч уята.

Бүгенге көндә район җитәкчелеге тырышлыгы белән хуҗалыкларның үрчемтә, үсештә булган хата-кимчелекләре ачыклана, аларга анализ ясала. Әмма хуҗалыкларның үсеш потенциалын арттыру фәкать үзләреннән тора. Урынлы тәнкыйтьне дөрес кабул итеп, аларны төзәтү өстендә эшләгәндә генә,  Актанышның  терлекчелек тармагы югарырак баскычка күтәрелә алачак.  Әмма монда да,  күтәрелгән баскычта басып калу,  беренче чиратта,  хуҗалыкның үзенә бәйле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International