РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНА АНАЛИЗ ЯСАП: Терлекчелек тармагы тыштан ялтырап, эчтән калтырап бара алмый

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә хәрәкәт итә. Тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткерү һәм аны шушы дәрәҗәдә саклап калу – хуҗалыкларга куелган төп бурычларның берсе. Киләчәктә бу югарылыкка ирешү өчен, беренче чиратта, сөт арттыруга киртә булган кимчелекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгару тора.

Билгеле, идарәдә генә утырып чишелә торган проблема түгел бу. Шуңа күрә дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдаров хуҗалыкларда булып, малларның торышын белгечләр белән бергә билгеләүне беренчел бурыч итеп куйды. Бу нисбәттән районга Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе Рөстәм Һашимов   махсус килгән иде. Атна дәвамында ул, Айдар Әнвәр улы белән берлектә, һәр хуҗалык белән аерым танышты, терлекчелек һәм сөтчелектә булган проблемаларны ачыклады.

Ни кызганыч, Актаныш районы хуҗалыкларында  проблемалар  шактый саллы. Эш яшерүдән узган. Бүген Актаныш районының терлекчелек тармагы кискен үзгәрешләр, нәтиҗәле эшчәнлек таләп итә.

Сыйфатлы сөт чималы җитештерүдә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып сөттәге соматик күзәнәкләрнең күләме тора. Соматик күзәнәкләр – сыер җилемендәге күзәнәкләрнең  яңаруы  барышында барлыкка килгән микроскопик кисәкчәләр. Икенче төрле әйткәндә, алар – сөт белән бергә чыгарыла торган җилем тукымасының үлгән күзәнәкләре. Бу күзәнәкләргә сыер организмында ялкынсыну процесслары барышында барлыкка килә торган лейкоцитларны да кертеп була. Соматика арту сәбәпле, сөт термик эшкәртүләргә чыдамсызга әверелә, аның  технологик үзлекләре сизелерлек начарлана.

Сөтнең составында соматик күзәнәкләр күп булса, ни кызганыч, аның сортлылыгына йогынты ясаучы күрсәткечләр (тәме, төсе, тыгызлыгы, май һәм аксым микъдары, бактериаль орлыклык дәрәҗәсе) бөтенләй файдасыз була. Башка критерийларны тиз һәм җиңел генә нормага китерергә мөмкин булса,  соматика проблемасы хуҗалыклар өчен  чын баш бәласенә  әверелә, чөнки бу күрсәткеч, беренче чиратта, сыер җилеменең  сәламәт түгеллеген раслый.

24 форма-киңәшмә кысаларында чыгыш ясаган Рөстәм Һашимов залда утыручылар игътибарына  куркыныч статистиканы да яңгыратты. Баксаң, бүгенге көндә хуҗалыкларның барысында да  дә соматик күзәнәкләрнең күләме нормадан күпкә югары. Иң аянычы, монда сыер түгел, ә нәкъ менә кеше факторы гаепле. Ягъни тиешенчә  тәрбияләмәү аркасында район  тәүлегенә 20-26% сөтне югалта!

Беренче чиратта, соматик күзәнәкләрнең артуына  сыер җилемендәге мастит авыруы сәбәпче. Мастит - мөгезле эре терлек өчен бик куркыныч авыру, чөнки ул үлемгә китерергә мөмкин. Хәвеф төркеменә күптән түгел бозаулаган сыерлар,  дезинфекцияләнмәгән аппарат белән савылган маллар,  җилем травмасы  алган хайваннар керә. Дөрес тукланмау яки начар шартлар  нәтиҗәсендә  иммунитетлары  кимегән  мөгезле эре терлек тә әлеге авыруга дучар була ала.

Иң аянычы, район хуҗалыкларында бу нисбәттән кимчелекләр баштан ашкан. Айдар Мирхәйдаров та моны ассызыклады:

- Күпчелек хуҗалыкларда сыерлар юеш,  таш идәндә ята. Асларында салам да юк. Малларның чисталыгы хакында уйлап та карамаган хуҗалыклар бар. Сыерларның күзләре генә ялтырап тора, - диде ул.

Саву технологиясе дә җитәрлек дәрәҗәдә сакланмый. Аппаратларның төзек бумавы да үз эшен эшләгән. Юкса, алар даими контрольдә булырга тиеш булсалар да.

Сөтне арттыру ниятеннән Актаныш хуҗалыклары Венгриядән нәселле терлек кертү белән дә шактый актив шөгыльләнде. Әмма тәрбия, яхшы шартлар булмаган хуҗалыкларда алар без көткән үрчемне генә бирә алмый. Чөнки “чит ил кунаклары” үзебезнең маллардан нәзбереклекләре белән аерылып тора, иммунитетлары да чагыштырмача йомшак аларның. Нәтиҗәдә, Венгрия  маллары,   авыру эләктереп, сатып алган бәяләрен дә акламыйча, бракка чыгарыла.

Килеп туган ситуацияне уңай якка үзгәртү өчен савымны гигиена таләпләренә туры китереп башкару шарт. Сәламәт сыерларны авыру маллардан аерып кую, савым аппаратларын ике төркемгә аерым булдыру да уңай нәтиҗә бирәчәк.

-Авыру сыерларны салам җәеп кенә терелтеп булмый. Иң мөһиме- авыруны вакытында ачыклап, аны эчтән дөрес дәвалау шарт. Бар көчне дә шуңа юнәлтергә кирәк, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе,  бу өлешкә нәтиҗә ясап.

Рөстәм Илдар улы исә үз чыгышын яңа туган бозауларны тәрбияләүгә куелган шартлар белән дәвам итте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 30-40 кг. авырлыкта  туган бозау уртача 750 грамм тәүлеклек үсеш бирергә тиеш. Аларда максималь үсеш ике  айдан алты айга кадәр аралыкта формалаша. Ягъни,  бу вакытка алты айлык бозауларның авырлыгы уртача 200 кг.га җитә. Актанышта бу күрсәткеч – 160 кг.

Шуңа күрә дә Республиканы ветеринария лабораториясе җитәкчесе шушы чорда бозауларга махсус азык  катнашмасын - престартер һәм стартер -  ясап бирүне уңышлы алым дип атады.

Хуҗалыкларда тана сакланышын да ныклы контрольгә алу шарт. Аларны каплату дөрес вакытта башкарылса гына, сәламәт үрчем алып була.  Әгәр тана 23 айлык вакытында түгел, соңарып – 27 айда бозауласа, аның потенциалы бермә-бер кими.

Гомумән, мал үсешенә аның туклануы  мөһим роль уйный. Әмма ул туклану яңа туган бозаудан ук формалашса гына, уңай нәтиҗә бирә. Бозауларга эчергән сөт температурасының мөһимлеген дә бәян итте  Рөстәм Һашимов. Әмма район хуҗалыкларында әлеге мөһим фактка да игътибар юк дәрәҗәсендә.

- Сезнең  фермада хезмәт куючыларыгыз  сөтнең температурысын градусник белән түгел, сөтә бармак тыгып билгели, - диде  ул, шаяруга урын калдырмыйча,  – әмма 1 градусникны 10 мал табибы да алыштыра алмый. Ул мөһим атрибут!

Бозауларны имезгән имчәкләрнең тиешле дәрәҗәдәге гигиена шартларына туры килмәвен дә ассызыклады белгеч.

- Аларны бозау тукланган саен юып киптерү зарур. Кеше дә бит ашаган саен чиста савыт-саба куллана. Ә хуҗалыкларда ул резин имчәкләр өч көнгә бер юыла – болай итеп үсеш алып булмый!, - диде Рөстәм Илдар улы.

Гомумән, район хуҗалыкларына мондый анализ ясау күптән кирәкле гамәл иде. Хәзер инде булган кимчелекләрне төзәтү үзебездән тора. Хәер,  терлекчелек тармагы өчен ут йотып йөргән рәисләр, зоотехниклар әлеге тикшерүләрдә үзләре дә катнашкан. Әмма алдан билгеләнгән вакытта хуҗалыкта бөтенләй күренмәгән җаваплы затлар да булган. Монысы инде, җәмәгать, битарафлык дип атала.

Район башлыгы Энгель Фәттахов та килеп туган ситуацияне ныклы контрольгә алырга боерды.

- Моның белән, чыннан да, нидер эшләргә вакыт җитте. Алга таба болай дәвам итә алмыйбыз, - диде башлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International