Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ДОСААФ эшчәнлеген районда торгызу буенча Шәфкат Саффаров белән очрашты

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ДОСААФ эшчәнлеген торгызу буенча Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ-иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Яр Чаллы автомобиль мәктәбе һөнәри белем бирү учреждениесе башлыгы Шәфкат Габделбәр улы Саффаров, аның урынбасары Гөлфидә Тимергали кызы Мәхмүтова, Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Таһир улы Хуҗин белән очрашты.

Актаныш бүлекчәсе бүгеннән үз эшчәнлеген башлап җибәрде, районда кабаттан ДОСААФ эшчәнлеген торгызу, үзенчәлекләре буенча район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова җитәкчелегендә брифинг узды.

"В" категориясенә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә курслар ачыла, укулар 1 декабрьдән башлана. Уку бүлмәсе район Балалар иҗат үзәгендә, яңа сыйныф бүлмәсендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International