10 ноябрьдә “Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы” документаль фильм премьерасы тәкъдим ителә

2019 елның 8 ноябре, җомга

10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында “Созвездие-Йолдызлык. Республика байлыгы” документаль фильм премьерасы тәкъдим ителә. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең ачык яшьләр телевизион фестиваленә багышлана.

Фильмның геройлары - фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары. Картинада шулай ук төрле елларда «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларын һәм җиңүчеләрен дә күрергә мөмкин.

“Әлеге фильм - татар мәдәнияте тормышында зур вакыйга. Чөнки бу тану. Һәм бу бик мөһим. Чөнки бөек татар мәдәнияте белән бәйле күп сандагы материал алай ук киң куелмаган иде әле. Бу - «Культура» телеканалының Татарстанга бик зур бүләге, - дип ассызыклады фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. - Фильм бик дулкынландыргыч. Республика халкы аны  карасын иде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International