ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актанышта “Татарча диктант”ны мәчеттә дә яздылар

21 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Районыбызда яшәүче мөселман кардәшләребез дә “Татарча диктант” акциясенә бик теләп кушылды.

Бу көнне Җәмигъ мәчетенең ишекләре һәркем өчен ачык иде.

Билгеләнгән сәгатькә мәчеткә иллегә якын мөслимә җыелды. Алада нәни кыз балаларның булуы да сөендерде.

Иман йортында татарча диктант текстын мөслимә Рулия ханым Шәрәфетдинова укыды.

Лилия Бәхтиева – Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования