Кырлардан хәбәрләр: “Нигез” хуҗалыгында кукурузның гектар биреме 101 центнер

18 октябрь 2019 ел., җомга

18 октябрьгә район хуҗалыкларында 922 гектарда кукуруз бөртеккә суктырылган. Тулай җыем 51915 центнер. Иң югары уңыш “Нигез”(гектарыннан 101 центнер), “Актаныш” агрофирмасы, “Алга”(гектарыннан 80 центнер) хуҗалыкларында.

Рапс сугу 4651 гектарда башкарылды, тулай җыем 69931 центнер. Иң югары уңыш “Нигез”(гектарыннан 25,8 центнер), “Чишмә”(гектарыннан 18,6 центнер), “Әнәк” агрофирмасында(17,6 центнер).

Төп җир эшкәртү 47762 гектарда башкарылды( барлык мәйданның 86 проценты), шуның 17190 гектары тирәнәйтеп эшкәртелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования