Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Актаныш икмәге белән каршы алды

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Республиканың Уңыш бәйрәмендә Актаныш районы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны, иң күп икмәк үстерүче районнарның берсе буларак, Актаныш икмәге белән каршы алды. Президент алга куйган максатлар - экологик чиста икмәк үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативлары булдыру юнәлешендә дә безнең районның үз тәҗрибәсе бар.

Уңыш бәйрәме сөенечле мизгелләргә бай булды. Шуларның иң мәртәбәлесе - Марат Готыф улы Әхмәтовка Александр Невский ордены бирелде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов инстаграмдагы шәхси битендә игенчеләребезне һәм Марат Готыф улын мәртәбәле җиңү белән шәхсән үзе һәм райондашлар исеменнән тәбрик итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International