Актанышта быел да механизатор-комбайнчыларны нәтиҗәле эшкә кызыксындыру чарасы кулланыла. Һәр җиде көн саен комбайнчылар арасындагы бәйгегә йомгак ясала. Аның буенча иң күп ашлык суктыручылар билгеләнеп, аларга премияләр урыннарга чыгып тапшырыла. Бүген исә комбайнчыларыбыз “Актаныш” агрофирмасыннан Эльбрус Мөхәмәтов, Нияз Гайнанов, Илмир Гайнанов, Фоат Дәүләтов, Альберт Шәңгәрәев, Равил Мирзаханов, “Әнәк” агрофирмасыннан Илсур Зарипов, Илнур Солтанов, Алмаз Галләмов, “Нур Баян” хуҗалыгыннан Рамил Шәймәрдәнов, Илшат Ханнанов, Равил Сәлимов, “Эконом” хуҗалыгыннан Надир Кадыровка район башлыгы Энгель Фәттаховның премиясе тапшырылды.