“Бүләк” лагеренда гадәттән тыш хәл - “янгын”!

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Янгын “Бүләк” лагереның ике катлы кирпеч бинасында, беренче каттагы гардероб бүлмәсендә чыга. Гиперактив бала гардеробка кереп тәмәке тарткан. Тәмәкесе сүнмәгән һәм янгын чыгуга сәбәп булган. Хәвефкә бирелми торыгыз, “Шартлы төстә янгын чыганагын сүндерү һәм балаларны эвакуацияләү буенча” укулар уздыруның сюжет линиясе бу. Кызганыч, Россиядә балалар ял итә торган лагерьларда күңелсез вакыйгалар еш була. Укулар гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аерым күнекмәләр булдыруны күздә тота.

Лагерьдагы «янгын»ны беренче булып вахтер күреп алды. Янгын сигнализациясе кнопкасына басып, район янгын сагы бүлегенә чылтыратты. Үз көче белән янгынны сүндерергә тотынды. Сигнализация тавышын ишетеп барлык балалар тиз арада лагерь ишегалдындагы махсус урынга- сәхнә каршына җыелды. Сәхнә каршы- рәсми билгеләнгән эвакуация мәйданы, көчле җил чыгып электр линияләрен өзсә, терракт була калса (Аллаһ сакласын, андый афәтләр була күрмәсен!), шушында җыелу билгеләнгән. 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов лагерь администрациясенең балаларны эвакуацияләүдә оешканлык күрсәтүен билгеләп үтте. Отряд әйдәманнары мөдиргә урамга чыккан балаларның саны турында хәбәр итте. “Бер генә кимчелек булды. Янгын сүндерү машиналарын лагерь территориясенә килеп керүгә каршы алучы булмады. Мөдир үзе, яки аның урынбасары, я булмаса өлкән әйдәман бу машиналарны каршы алырга һәм янгын чыгу урыны, лагерьдагы балалар, персонал саны турында хисап бирергә, балалар табылмаган очракта, аларның кайда булырга мөмкин икәнлекләрен әйтергә, кисәтергә тиеш иде. Бу кимчелек турында лагерь җитәкчелегенә җиткерелде. Киләчәктә ул аны кабатламаячак,”- дип аңлатма бирде Илназ Илдус улы. Мондый вакытта иң мөһиме-кешеләр иминлеге. Кеше гомерен секундлар хәл итәргә мөмкин, шуңа күрә балаларны, персоналны коткару беренче урында, соңыннан инде матди байлыкны коткару, янгын сүндерү - төп бурыч.

Башка хезмәтләр барысы да тиз арада янгын булган урынга килеп җитте. Иң беренче булып “Ашыгыч ярдәм” хезмәте машинасы күренде, аннан соң Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Электриклар килеп җитү белән электр челтәрен өзде. Ә газовиклар газ челтәрен янгын чыганагы булган урыннан аерды.

 

Өйрәнү төгәлләнгәч, 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов һәм аның урынбасары Мияссәр Зарипов лагерьда ял итүче яшь спортчы-укучылар белән очрашты. Ут белән шаярырга ярамаганлыгы турында әйттеләр, чөнки янгын беркемне дә, бернәрсәне дә аямый! Әйдәманнар өчен төп таләп-тәүлек дәвамында балаларны ныклы күзәтчелектә тоту. Көтелмәгән хәлләрдә каушап калмаска, тиз арада саклык чараларын күрергә, телефон аша 01, 02, 03, 04 номеры буенча тиешле хезмәтләргә чылтыратырга кирәклеге турында да аңлатылды.

Ләйсән Газизова – Актаныш-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International