Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

9 июль көнне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  6 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада     районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.

Киңәшмә  башында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов    катнашучыларны  агымдагы  елның 6 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. 

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    722,7 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 242,9 мең баш,   дуңгызлар – 451,6 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 59,5 мең баш, атлар  – 19,7 мең  баш,  кош-корт  – 15,1 млн баш. Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның  6 аенда   670,9 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  200,1 мең  ит    җитештерелгән (102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  49,0мең  тонна (99%), дуңгыз    -  44,7 мең  тонна (105 %) һәм  кош-корт  -  105 (102 %).

Министр урынбасары  сүзләре буенча,  ел  башыннан алып  эре  мөгезле  терлекләр саны    Балтач, Мамадыш, Саба,  Кукмара, Буа, Чүпрәле, Балык  Бистәсе, Сарман, Чирмешән  һәм Әтнә   районнарында арткан, ә атлар    Әлки, Саба, Балтач, Яңа  Чишмә, Питрәч районнарында  һәм  башка  районнарда  арткан.      «Татар» атлары   бүгенгә   655 башка җиткән. 

Республикада  9  июльгә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым     4000 тоннадан  артык, бу  узган елның  шушы  чорына  караганда   139,6 тоннага  яисә  103,6%ка күбрәк.  Моңа  кадәр  без  июньдә  безнең  республикада   тәүлеклек  сөт  җитештерү күләме  4000 тоннадан  артып  китүе  турында  әйткән  идек инде.

Әлмәт, Балтач,  Түбән Кама,  Кукмара, Әлки,  Актаныш, Саба, Нурлат, Буа, Әтнә,  Алексеевск, Тукай һәм Тәтеш  районнарында  сөт  җитештерү  күләменең береадәр артуы  күзәтелә.    

Аннары чарада  катнашучылар  ит  җитештерү  күрсәткечләренә җентекләп  тукталдылар.  Бу  юнәлештә  иң  яңшылар  - Биектау,  Мамадыш, Кукмара, Балык  Бистәсе, Теләче,  Зеленодольск, Сарман, Аксубай һәм Чирмешән районнары.   

Шуны  да  әйтергә  кирәк,  республикада  эре  мөгезле  терлекләр санын  арттыру  һәм  сәламәт  яшь терлекләр  булдыру  өчен барлык  хуҗалыкларда  максатларында, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  да  кертеп,     ясалма  орлыкландыру  процедурасын уздырырга  тәкъдим  ителде.    Чара  азагында  районнарда  бу  юнәлештәге   эш  нәтиҗәләре  турында  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе“ ДКУнең нәселле  терлек  үрчетү  бүлеге  башлыгы      Рөстәм Сәитов чыгыш  ясады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International