“Ат” сынына лаек булган “Әнәк” агрофирмасының Кыркаентүбә фермасында бер сыердан көнгә 26,4 килограмм сөт савыла

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

“Ат” сынына лаек булган “Әнәк” агрофирмасының Кыркаентүбә фермасында бер сыердан көнгә - 26,4, Әтәстә – 24, Яңа Кормашта – 21,3, Түкедә 20,1 килограмм сөт савыла. Районкүләм үткәрелгән семинарлар вакытында да “Әнәк” агрофирмасы үзенең эш тәҗрибәсе, уңыш сере белән уртаклаша. Терлекчелек тармагында да, игенчелек тармагында да яңа технологияләрне куллана. Терлекләрдән продукция алу буенча да, икмәк үстерү буенча да районда әйдәп, үз артыннан ияртүче агрофирма ул бүген. Терлекчелектә июнь ае йомгаклары буенча беренче урын алдылар, җитәкчесе Фарис Фәтхиевка Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов “Ат” сыны тапшырды. Районда терлекләрнең баш санын арттыру буенча да “Әнәк” агрофирмасында мөмкинлекнең зур булуын искәртеп, Энгель Нәвап  улы үзенең фикерен белдерде. Терлекләрнең кадерен белгән, мөмкинлекләр тудырылган алдынгы хуҗалыкта терлекнең баш санын  арттыру район күрсәткечләрендә дә сизелерлек сикереш бирәчәк. Эш үз агымына куелган хуҗалыкта терлекне арттыру  булдыклылыкка тагын бер сынау булып тора.

Саннарга күз салсак, узган ел белән чагыштырганда “Чишмә” хуҗалыгы – 63, “Алга” – 60, “Наратлы” – 59, “Эконом” – 59, “Нур Баян” – 56, “Нур” 49 башка терлек арттырды. Беренче яртыеллыкта бер сыерга сөт җитештерүне  “Ташкын”, “Таң”, “Чишмә”а.ф., “Нигез”, “Наратлы”, “Чишмә” хуҗалыклары, эре терлек ите җитештерүне “Эконом”, “Таң”, “Наратлы”, “Ташкын”, “Алга”, “Саф”, “Нур” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары арттырды.

1 июльгә акча кереме 1196394 мең сум, шуның эченнән 83 815 мең сумы фермерлар кереме. 1 июльгә акча кереме “Наратлы”да – 137, “Ташкын”да – 129, “Нигез”дә – 123, “Актаныш” а.ф. да – 120, “Алга”да – 118, “Чишмә”дә -117, “Эконом”да 117 процентка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International