Район башлыгы Энгель Фәттахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2019 елның 9 июле, сишәмбе

9 июль көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә шәхси хуҗалыкларга газ кертү, табигый байлыкларны саклау, чишмәләрнең торышы, торак шартларын яхшырту,  максатчан укуга  урнашу, матди ярдәм күрсәтү буенча булды.

Җирле хакимият компетенциясендә булган барлык мәсьәләләр дә, кичекмәстән, хәл ителде. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләре буенча бүлек җитәкчеләренә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең яшәү урыны буенча авыл җирлекләре башлыкларына йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләр үтәлеше район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контролендә тора.

Икеяклы элемтә формасы буларак, шәхси сораулар буенча гражданнарны  район башлыгының кабул итүе даими рәвештә һәр сишәмбе үткәрелә. Ачыктан-ачык сөйләшүдә кеше үзе генә хәл итә алмаган конкрет проблемаларга чишелеш таба. Һәр өлкәдә халык белән  аңлашып эшләү буенча район башлыгының  җитәкче-белгечләргә күрсәтмәсе дә бирелә кабул итү барышында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International