Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Толкачев Актанышта Ык буе Сабантуеның дәрәҗәле кунаклары булдылар

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

16 июнь көнне Актаныш районында Ык буе Сабантуе узды, аны бәйрәм итүдә Татарстанның, Башкортстанның һәм Оренбург өлкәсенең Ык елгасы буенда урнашкан 14 районыннан кунаклар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтай рәисе Константин Толкачев мәртәбәле кунаклар булдылар.

Кунаклар бәйрәм мәйданчыгына бик үк гадәти булмаган ысул белән килеп җиттеләр: юлның бер өлешен җигүле атларда,  аннары күлнең бер ярыннан икенчесенә йөзеп киттеләр.

Сабантуй территориясендә импровизацияләнгән татар авылы, "Ак кирмән аланы", "Каз иле", "Икмәк иле", "Чишмә аланы", "Милли мәйдан", "Балалар аланы", "Милли күңел аланы", "Ык буе районнары аланы" һ. б. төрле тематик мәйданчыклар тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, күпмилләтле бәйрәмгә әверелгән Сабантуй һәр халыкның иң яхшы традицияләрен саклап калырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

"Теләсә кайсы җәмгыять һәм дәүләт традицияләрдә саклана. Әгәр без халыклар арасындагы ихтирамлы мөнәсәбәтне һәм ышанычны саклап калсак, мондый җәмгыять ныклы һәм уңышлы булачак", - дип билгеләп үтте ул һәм Татарстан Президентының Ык буе Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү хатын укыды.

Константин Толкачевка мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин татарлар һәм башкортларның тугандаш халыклар булып, дус, тату яшәүләрен һәм бер-берсенә ярдәм итүләрен билгеләп үтте. "Без дуслык белән көчле", - дип ассызыклады ул.

Бәйрәм хуҗаларына килгәндә, Татарстан парламенты башлыгы актанышлыларның күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен биләвенә игътибар итте һәм районда тәүлегенә 250 тонна сөт җитештерелүен, бу бик күп территорияләр өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте.

Башкортстан районнары делегациясен җитәкләгән Константин Толкачев төбәк башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм республиканың күп милләтле халкы сәламләвен җиткерде.

"Бу - борынгы тарихка ия булган барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бөек бәйрәме, ул күп еллар дәвамында эчтәлеге белән тулыланды һәм халкыбызның мәдәни байлыгы булды. Сабантуй-ул сәнгать, шатлык, иминлек, халыкның кешелек байлыгы булган ышаныч,” - дип билгеләп үтте Башкортстан парламенты башлыгы.

Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, Ык төбәге территориясе һәрвакыт уңышлы аграр җитештерү зонасы булган, ике республика икътисадына зур өлеш керткән.

"Быел без Башкортостанның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу Башкортстан халыклары өчен генә түгел, Россия Федерациясе халыклары өчен дә бик зур, бөек бәйрәм. Без һәрвакыт татар халкының ярдәмен тоеп торабыз. Сабантуйны киң итеп билгеләп үттеләр, республикада Татарстан мәдәнияте көннәре узды, һәр торак пунктта диярлек халык иҗатының иң яхшы үрнәкләре белән танышу мөмкинлеге бирелде, - дип билгеләп үтте ул. - Без һәрвакыт бергә, уртак тарихыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез бар. Күп кенә процессларга еш кына бертөрле карыйбыз. Безнең бер-беребезнең уңышларына сөенергә һәм киләчәккә ышанычлы карарга бөтен нигезләребез бар".

БР башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Константин Толкачев  Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка Башкортостанның 100 еллыгына чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.

Тантаналы чара барышында театральләштерелгән тамаша булды, район алдынгылары парады узды, шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фан Вәлиәхмәтов башкаруында Ык буе Сабантуе гимны яңгырады.

Татарстан Дәүләт Советы

Фото - Ләйсән Газизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International