Актанышта “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы:тарихи һәм мәдәни проблемалар” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи- төбәкне өйрәнү конференциясе уза

15 июнь 2019 ел., шимбә

III Төбәкара Ык буе Сабан туе-2019 кысаларында 14-15 июнь көннәрендә Актанышта “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсеше. Актаныш районы:тарихи һәм мәдәни проблемалар” Бөтенрәсәй фәнни-гамәли, тарихи- төбәкне өйрәнү конференциясе уза. Бүген конференция кунаклары Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда теркәлгәннән соң секция эшендә катнаштылар. Казан, Уфа, Оренбург, Волгоград, Йошкар –Ола, Омск шәһәрләре, Татарстан, Башкортстан, Пермь өлкәсе районнарыннан килгән төбәкне өйрәнүчеләр беренче һәм икенче санлы Актаныш мәктәпләре, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, технологик техникум базасында, “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге һәм “Туган як” музеенда чыгыш ясадылар.

Автор - Ләйсән Газизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования