Актаныш районында төбәкне өйрәнүчеләр катнашында фәнни-гамәли конференция башланды

2019 елның 15 июне, шимбә

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борханов җитәкчелегендә 14-15 июнь көннәрендә төбәкне өйрәнүчеләрнең фәнни-гамәли конференциясе уза.

Очрашу  Актанышта үтәчәк Ык буе бассейны регионы төбәкара Сабантуе кысаларында шушы төбәк табигате һәм биредә яшәүчеләрнең тарихына, хәзерге чорына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясенә әзерлек уңаеннан оештырылды.

 Республиканың төбәк тарихын өйрәнүчеләре тарафыннан күләмле эшләр башкарылды:  фәнни-гамәли конференцияләр уздырылды, авыллар тарихы буенча китаплар басылып чыкты.

14 июнь көнне Актаныш конференция делегатларын кабул итте. Алар Актаныш белән танышты.

15 июнь иртәннән секцияләрдә эшчәнлек башланды. Пленар өлеш 14 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International