Район башлыгы Энгель Фәттахов Россия көне белән котлады

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Кадерле актанышлылар!

12 июнь - барыбыз өчен дә аеруча истәлекле көн, ул -  безнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге, аның иминлеге өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйланып, нәтиҗә ясый, киләчәккә бурычлар билгели торган көн. Без барыбыз да Россияне, Татарстанны ирекле, көчле, бөек, тотрыклы ил, республика  итеп күрергә телибез.  

Без икътисад, мәдәният, спорттагы уңышларга омтылу белән үзебезнең иминлегебез турында гына кайгыртып калмыйча, үз илебезгә дан һәм абруй да китерәбез. Безнең районның барлык уңышларында, иң беренче чиратта, сезнең хезмәтегез, кадерле якташлар, райондашлар. Уртак көч белән без туган як һәм Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына ирешәбез.

Чын күңелдән сезгә тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларда уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International