26 май - Россия эшмәкәрләре көне

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Россиядә Эшмәкәрләр көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм көне Россия Федерациясе Президентының 2007 елның 18 октябрендәге 1381 санлы Фәрманы белән билгеләнгән. Һөнәри бәйрәм булу дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан профессияне тану турында сөйли.

Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы законнарны саклауга зур игътибар бирелә. Әлеге территориядә 1 миллионнан артык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр теркәлгән, Россия Федерациясендә теркәлгән эшкәкәрләрнең алтыдан бер өлеше бу.

Ел саен табигатьне саклау прокурорлары тарафыннан эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларының хокукларын бозуның 3 меңнән артык очрагы ачыклана. Прокурор катнашуы аркасында контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегендә күп санлы закон бозу очраклары бетерелгән, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы арта.

2015 елдан эшмәкәрләрнең  хокукларын яклау турындагы законнарның заказчылар тарафыннан үтәлеше күзәтчелектә тора. Дәүләт һәм муниципаль контрактлар буенча түләүләр вакытында башкарылуга ирешелә. Табигатьне саклау прокурорларының таләбе буенча төбәк һәм муниципаль контрактлар нигезендә 200 млн. сумнан артык суммага йөкләмәләр үтәтелгән.

«Дәүләт һәм муниципаль күзәтчелекне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында " 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы федераль закон белән билгеләнгән планлы тикшерүләр үткәрү планын формалаштыру, планнан тыш күчмә тикшерүләр үткәрүне килештерү вәкаләтләрен үтәү икътисадый эшчәнлекнең иреген яклауның төп юнәлешләренең берсе булып тора.

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтле дәүләт күзәтчелеге муниципаль контроль органнары тарафыннан күзәтелүче чараларның җыелма планын формалаштыру барышында 2019 елга юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны план буенча тикшерү барышында 3,8 меңнән артык тикшерү объектын карауны планга кертмәде. Нәтиҗәдә тикшерү планлаштырылган чаралар саны ике тапкырга кимеде.

2019 елның дүрт ае эчендә дәүләт   һәм муниципаль күзәтчелек органнары 46 планнан тыш тикшерү үткәрүдән баш тартты, кергән гаризаларның һәр икенчесе, шуларның яртысыннан артыгы – нигезләр булмау сәбәпле.

Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының бу юнәлештә эше Россия Федерациясе субъектларында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Идел бассейны, «Эшлекле Россия», «ОПОРА России», Сәүдә-сәнәгать палатасы, кече бизнес предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциацияләре, башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Идел буе прокуратурасы каршында кече һәм урта бизнесны яклау буенча Иҗтимагый совет, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ведомствоара төркем төзелде һәм эшли.

Эшмәкәрләр белән очрашу тәҗрибәсе үзен яхшы яктан күрсәтте. Узган елда Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр белән берлектә «Бизнес-хакимият. Ачык диалог " проекты кысаларында Чуваш Республикасында, Иваново, Түбән Новгород, Тверь өлкәләрендә   шундый очрашулар үткәрде. Табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләре даими рәвештә эшмәкәрләрне кабул итә, шул исәптән районнарга да чыга, радио һәм телевидение тапшыруларында катнаша, эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрә.

Айның һәр беренче сишәмбесендә Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне үткәрелә. Агымдагы елда прокуратурага эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенең 34 вәкиле мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да кызыксындырган мәсьәләләр буенча федераль законнарга нигезләнгән тиешле аңлатмалар алдылар,  бозылган хокукларын яңадан кайтару буенча чаралар күрелде.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International