Мотоблок сайлыйбыз

22 май 2019 ел., чәршәмбе

Мотоблок нигә кирәк? Бу сорауга җавап, бәлки, ачыктан-ачык та күренеп торадыр. Ләкин беркайчан да мотоблоктан файдаланмаган кеше өчен ул гаять мөһим булырга мөмкин. Мотоблок – ул зур һәм чагыштырмача кыйммәт булмаган, күп функцияле машина. Мотоблок сайлаганда, аның тракторга түгел, ә көрәк белән китмәнгә алмаш булуын истә тотарга кирәк.

Мотоблок – авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге универсаль агрегат, аңа кирәкле эш җайланмаларын беркетеп, дачаларда һәм фермер хуҗалыкларында уңышлы гына файдаланырга мөмкин. Әлеге җайланма кырда яки бакчадагы эшләрне җиңеләйтү өчен булдырылган.

Әгәр сезнең 6 сутыйдан артык җир кишәрлегегез булса, анда яшелчә, бәрәңге, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләр өчен туфрак әзерләве бер дә җиңел хезмәт түгел. Җирне мотоблок белән эшкәртүе күпкә җиңелрәк. Моннан тыш, сөрү, туфрак йомшартудан тыш, күп кенә башка операцияләрне башкара торган агрегатлар да бар.

Сатып алыр алдыннан, иң элек, үзегез өчен кайсы мотоблок кирәк булуын тәгаен аныклагыз: профессиональ булсынмы ул яки һәвәслек өчен генә кирәкме? Әгәр бакчагыз иң күбе 7 сутый булса, кыйммәтле машинага чыгым тотуы урынлы да булмас. Андый очракта һәвәскәрләр мотоблогына өстенлек бирергә мөмкин. Ә инде бакчагыз 20 сутый һәм аннан да зуррак икән, сезнең өчен ярымпрофессиональ мотоблок кулай булачак.

Мотоблок бензин двигателе яки электропривод белән җиһазландырылырга мөмкин. Электр приводлы җайланма май салуны, ягулык белән өстәмә тәэмин итүне, йә булмаса нинди дә булса башка төрле карап торуны таләп итми. Алардан файдалануы бик җиңел, моның өчен токка тоташтырырга һәм төймәсенә генә басарга кирәк. Ләкин мондый җиңел мотоблокларның тискәре яклары да юк түгел: алар кечкенә мәйданнарны гына эшкәртә, электр шнурының озынлыгына карап, куәте дә зур түгел, шулай ук электр тогыннан йогынты алу куркынычы да бар. Бензин двигателендә эшләүче мотоблокларның куәте зуррак. Тискәре яклары -  даими рәвештә май алмаштыру һәм ягулык өстәп тору, шулай ук файдаланганда тавышының көчле булуы.

Файдалы киңәш: һава суыту двигателенең тәгәрмәчендә төрле механизмнарны әйләндерә торган җайланма (крыльчатка) бар, ул әйләнеп торган вакытта радиаль юнәлешләрдә һаваны "куа". Двигатель тәгәрмәче дә (маховичка), югарыда телгә алган җайланма да (крыльчатка) күн белән томаланган, әлеге күн яклагыч үзлеге белән берлектә, мотоблокның куркынычсыз эшләвен дә тәэмин итә, шул ук вакытта двигатель күчәре буйлап крыльчаткадан һава агымын юнәлтеп тора. Шуңа күрә дә яклагыч күне салдырылган килеш мотоблок белән эшләргә ярамый, чөнки двигателе кирәгеннән артык кызарга мөмкин. Сатып алган очракта уңышлар телибез, кишәрлектәге эшләрегез нәтиҗәле булсын.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования