Актанышта Башкортстан ягыннан Татарстанның яңа капкасы - мәчет ачылды

2019 елның 12 мае, якшәмбе

11 май көнне - Изге Рамазан аеның 6 нчы көнендә, Актаныш районында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты Татарстанның Башкортстан ягыннан символик капкасы буларак кабул ителә, чөнки ул ике республиканың нәкъ чигендә урнашкан иң беренче мәчет.

Мәчетнең рәсми ачылышында мәртәбәле кунак  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Актанышта аны  район башлыгы Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин каршылады. Үзенең  сәламләү сүзендә Камил хәзрәт рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде:

- Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять). Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана. Мисал өчен, бер хәдистә әгәр дә кемдер Коръәннән бер аваз-хәреф укыса, бер изгелек ала, диелгән. Ә һәрбер изгелегебез унга тапкырлана. "Мин "әлиф ләм мим" - бер хәреф дип әйтмим: алар өч хәреф булып санала", - диелә хәдистә. Шулай итеп, "әлиф ләм мим" укыган кеше 30 савап ала булып чыга.  "Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим" өчен - йөз туксан савап. Ә Рамазан аенда барлык изге гамәлләр меңгә тапкырлана! Шуңа шушы мәчетнең дә нәкъ Рамазан аенда ачылуы безне сөендерә. 90-нчы елларда республикабызда бары тик 23 мәчет эшләгән. Бүген рәсми рәвештә 1500-дән артык мәчет бар. Статистика буенча алар республикада ике атна саен ачылып тора - Россиядә булмаган хәл! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Кем Рамазан аенда иман белән бергә Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аны кыямда үткәрсә, тәравихларда катнашса, аның барча гөнаһлары гафу ителер". Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, догаларыбызны, фитр сәдакаларыбызны кабул итсен, гает көннәрендә безгә яңа туган балалар шикелле очрашырга насыйп әйләсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International