Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә коммуналь хезмәтләр өчен нигезсез түләүне исәпләү фактын билгеләде

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Республикада региональ оператор тарафыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән каты көнкүреш калдыкларын җыюга тариф бер кешегә аена 71, 95 сумга кадәр киметелде, ягъни чиктән түбән билгеләнде.

Шуңа карамастан, 2019 елның гыйнварында идарәче компания тарафыннан Казан шәһәрендәге бер йортта яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын җыюга коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләнгән тарифтан 20 % ка артыграк исәпләнгән.

Закон бозу очракларын бетерү максатыннан, оешма җитәкчесе адресына күрсәтмә бирелде.

Прокурор тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 252 гражданга нигезсез арттырып исәпләнгән  коммуналь хезмәт суммасы кире кайтарылды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International