Актаныш агрегат заводы КамАЗ машиналары өчен 12 төрдә детальләр эшли

2019 елның 15 марты, җомга

14 март көнне Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов “Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятенең узган елгы эшчәнлеккә хисап ясау җыелышында катнашты. Иң элек, Энгель Нәвап улы завод җитештергән продукция ассортименты-күргәзмәлек белән танышты. Завод  елына 150 миллион  сумлык продукция җитештерә, КамАЗ машиналары өчен 12 төрдә детальләр эшли. Ел саен җитештерү күләме арту  биредә хезмәт куючы 108 кешенең тырышлыгы, яңалыкка омтылып эшләү нәтиҗәсе.

Актаныш агрегат заводы директоры Гадел Хисмәтуллин үз чыгышында, 2016 елдан башлап, заводның эшчәнлеге, үсеш темплары, 2019 елга перспективалар белән таныштырды, гомуми икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Гадел Фердинанд улы район һәм республика җитәкчелеген Актаныш районының узган елгы эшчәнлеккә хисап, анализ ясаучы сессиясе вакытында да заводның алга  куйган максатлары белән презентация форматында чыгыш ясаган иде.

Заводның баш инженеры Фәрит Вәлиев хисап җыелышында катнашучыларны штат структурасы, хезмәтне саклау мәсьәләләре, җитештерү планнарын үтәү, җиһазларның торышы, 2019 елга планнар белән таныштырды. Баш технолог Айдар Моратов бүлек структурасы, җитештерүне модернизацияләү һәм оптимальләштерү буенча башкарылган эшләр, экономия ясау  турында бәян итте. Сыйфат буенча инженер Лена Басыйрова ISO/TS халыкара сыйфат сертификатлары нигезендә продукциянең сыйфаты турында мәгълүмат бирде. Баш хисапчы Рифат Нәбиев узган елгы икътисадый күрсәткечләрне  2017 ел  чагыштырмасында анализлады.

Заводның узган елгы эшчәнлеге, 2019 елга планнар белән танышкан, җитәкчелекнең һәм хезмәткәрләрнең фикерләрен тыңлаганнан соң, район башлыгы Энгель Фәттахов заводның район икътисадына керткән өлеше өчен коллективка рәхмәтен белдерде, район һәм республиканың җитештерүдә, икътисадта һәм инвестицияләр җәлеп итүдә тоткан урыны, куйган бурыч-максатлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International