Муса Җәлил истәлегенә багышланган рәсәйкүләм көрәш турниры чемпионнары бүләкләнде

2019 елның 16 феврале, шимбә

Бүген  - 16 февральдә  Актанышның “Батыр” универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган рәсәйкүләм көрәш турниры узды. Анда Рәсәйнең Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләреннән  килгән 55 көрәшче үз  үлчәмендә бил алышты, 10 авырлык үлчәмендә батырлар ачыкланды, һәр үлчәмдә җиңүче  Россиянең спорт мастеры дәрәҗәсен үтәде.

Татарстан данын 9 батыр егет – Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков, Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев, Валерий Рафиков яклады. Раббани, Искәндәр, Азат – Актаныш егетләре.

Татарстаннан Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков,  Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев, Мари Элдән Рәмис Әүхәдиев үз үлчәү авырлыкларында Рәсәй чемпионнары булдылар.

Командалар арасында беренче урында Татарстан, икенчедә – Башкортстан, өченчедә – Мари Эл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International