Актанышта “Россия чаңгы юллары” ярышы һәр җирлектә узды

2019 елның 9 феврале, шимбә

Актанышта  “Россия чаңгы юллары - 2019” ярышында катнашучы иң өлкән кешегә – Хәләф Әхтәмовка 72 яшь иде, ярышлар районның һәр җирлегендә узды.

“Бүләк” чаңгы трассасында чаңгы ярышын район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов ачты. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләп, аларны сәламәт яшәүгә өндәп, үзе үк үрнәк тә күрсәтте район башлыгы. “Бүләк” урманындагы чаңгы юлында һәр елны көн дә гаиләсе белән чаңгыда йөрүче Энгель Нәвап улы,  җитәкчеләр төремендә ярышып, финишка шактый зур аерма белән беренче килде.

Ярыш күңелле мизгелләр белән башланып китте. Районда һәм республикада спортның үсеше өчен лаеклы хезмәт куючы “Лачын” боз спорт сарае җитәкчесе Рамил Вәлиев һәм Актанышның 2 нче мәктәбенең физькултура укытучысы, чаңгы спорты буенча тренер Ришат Нуриәхмәтовның бүген туган көннәре иде. Район башлыгы Энгель Фәттахов аларны туган көннәре белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Ярышның тантаналы өлешеннән соң, чаңгыда узышуны балалар бакчасына йөрүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Фотоларда – ярыш мизгелләре. Һәр яшь төркемендә чаңгыда узышучылар арасында җиңүчеләр билгеләнде, аларга дипломнар һәм истәлек бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International