13-15 февральдә Актанышта М.Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча турнир уза

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

14 гыйнварда “Идел” журналы  журналистлары Актанышыбызга килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов журналның баш мөхәррире Радик Сабиров, мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова белән очрашып, районыбыз тормышы, бүгенге  көнүзәк мәсьәләләр белән таныштырды, 13-15 февраль көннәрендә Актанышта М.Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча узачак турнирга  әзерлек чаралары хакында да сөйләде.

Гомумреспублика турниры беренче тапкыр ярты гасыр элек үткәрелде. Республика, район батырлары бу ярышка җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир дәрәҗәле, үз тарихы һәм традицияләре булган ярыш санала. Турнирны Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.

“Идел” журналы журналистлары районның спорт корылмалары эшчәнлеге белән таныштылар, көрәшчеләр, тренерлар белән очрашып сөйләштеләр, Актаныш гимназиясендә, технологик техникумда, Туган як музеенда булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International