Актаныш район хакимиятендә “Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану” дигән темага брифинг узды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча  брифинг “Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану” дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Нурулла Нурлыев – район ветераннар советы рәисе, Ләйсән Газизова – Актаныш телевидениесе журналисты, “Актаныш-информ” директоры  Руслан Усманов җитәкчелегендә  телевидение, радио, газета, сайт журналистлары, социаль челтәрдә “Актаныш – туган ягым” төркемен алып баручы Алмаз Нурлыев; район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, район хакимиятеннән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова катнашты.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Зөлфәт улы авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану буенча райондагы эшчәнлек белән таныштырды. Дәүләт ярдәмнәре алу төрләре, районда тупланган эш тәҗрибәсе, авыл халкының дәүләт ярдәмнәре алуда катнашуы, программаларның уңай яклары һәм халыктан эш барышында кергән сораулар белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларга ачык һәм аңлаешлы җаваплар бирде, мисалларга тукталып, эшләү тәртипләрен аңлатты. Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак. Шәхси сораулар туганда, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану теләге булганда җирлекләрдә авыл башлыгына мөрәҗәгать итү кирәк. Дәүләт ярдәмнәре алып, шәхси хуҗалыкта үз бизнесынны табыш китерерлек итеп оештыру буенча дәүләт ярдәмнәре, тәкъдимнәр җирлекләрдә узачак авыл җыеннарында да халыкка аңлатылачак, белгечләр, район җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашу, сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International