Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Бүген - 12 гыйнвар   көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте, Энгель Нәвап улы шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче район башкарма комитетының  гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе  Мөхәммәдиева Гөлфинә Баян кызын, икътисад бүлеге җитәкчесе Мирзашәрипова Ойгуль Миңнефәрит кызын, мәгълүматләштерү һәм мәгълүматны саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызын  туган көннәре белән котлады.

Киңәшмәне дәвам итеп, гомуми бүлек җитәкчесе Люция Галимҗан кызы Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Миндыгали кызы Шакирова, юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов, “Актаныш-информ” директоры Руслан Мөбәрәк улы Усманов, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Рәсим кызы Касыймова атналык эшчәнлеккә анализ ясадылар.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International