Татарстан Росреестры "Татарстан 24 " телеканалында җир кишәрлекләре хокукына ия булучылар өчен мөһим үзгәрешләр турында сөйләячәк

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрь көнне 13.30 сәгатьтә "Торак-коммуналь киңәшләр» программасы туры эфирда булачак, анда махсус кунак Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашачак.

 

Дәүләт регистраторы җир кишәрлекләре ияләренә закон өлкәсендәге яңалыкларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Аерым алганда, сүз 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында" федераль закон турында барачак.

Тапшыру вакытында һәр тамашачы да үзен борчыган сорауны бирә ала. Моның өчен программаның турыдан-туры эфирының кайнар линия телефон номерын (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 җыярга гына кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International