НДС түләүдән азат итүгә уведомление тапшырырга онытмагыз. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә өстәмә кыйммәткә салымны түләүдән азат итү турында 2019 елның 21 гыйнварыннан да соңга калмыйча хәбәр итәргә онытмагыз. 2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә.