Әлфия Когогина: “Гражданнар ЖКХ өчен түләү буенча бурычның булмавын расламаячак”

8 ноябрь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы "Бердәм Россия " фракциясе депутатлары тарафыннан кертелгән Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләрне беренче укылышта кабул итте. Закон проекты белән гражданнарның торак субсидияләре алганда торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмавын дәлилләү алар җаваплылыгыннан  төшерелә.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина  аңлатма бирде: «Закон социаль ярдәм чарасы сыйфатында керемнәре югары булмаган аерым категорияләрдәге гражданнарның ЖКХ чыгымнарын түләүгә компенсациясен күздә тота. Моңа кадәр дәүләт ярдәменнән файдалану өчен, түләүченең торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлары юк, өстәвенә, аның булмавы фактын идарәче оешмалардан, торак милекчеләре ширкәтләреннән, торак кооперативларыннан, ресурс белән тәэмин итүче оешмалардан күпсанлы белешмәләр алу юлы белән мөстәкыйль рәвештә исбатларга кирәк иде. Кабул ителгән закон проекты белән гражданнардан ЖКХ өчен түләү буенча бурыч булмавын исбатлау  алар җаваплылыгыннан төшереп калдыру һәм аны субсидия бирүгә вәкаләтле органга күчерергә тәкъдим ителә».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования