Терлекчелек тармагында 9 айга нәтиҗә ясалды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрь  көнне  Актаныш районы терлекчеләре сентябрь ае  йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсендә айлык һәм ел башыннан эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов,  район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә  белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, хисапчылар катнашты.

Биредә  агымдагы елның 9  ае  эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр үз хезмәтләренә бәя алды.

Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык  хезмәткәрләре  бүләкләнде.  Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта I урын “Әнәк” агрофирмасына бирелде. Район башлыгы Энгель Фәттахов агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиевка символик Ат сыны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International