Илфак Бариев Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Бүген район хакимият бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәләсе каралды. Утырышта  район башкарма комитеты житәкчесе итеп, бертавыштан,  Илфак Бариев сайланды. 

Биография

Туган вакыты, урыны - 1972 елның 20 октябрендә ТАССР, Актаныш районы, Зөбәер авылы. 
Белеме - югары, 1995 елда КДПИ тәмамлаган. 
Белеме буенча белгечлеге - география укытучысы, 

Дәүләт бүләкләре - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен” күкрәк билгесе.

Хезмәт юлы
08.1995 — 08.1996: ТАССР Актаныш районы Иске Кормаш урта мәктәбе география укытучысы;

08.1996 — 01.2006: Актаныш 1 санлы урта мәктәбе география укытучысы;

12.2006 — 10.2012: Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе;

27.10.2012 – 10.10.2018: Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары.

Гаилә хәле - өйләнгән, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International