Актаныш район Советы сессиясе узды

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

10 октябрьдә Актаныш муниципаль район Советы депутатлары район Советы сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

      Бүгенге утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты”  директоры  - Шарипов Ирек Илдус улы Шәрипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе   Искәндәр Камил улы Хәйруллин, район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре   катнашты.

Сессиядә бер мәсьәлә каралды -   район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Конкурс барышында  ике кандитаттан гариза кергән. Актаныш муниципаль район  башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру  турындагы нигезләмә   “Актаныш таңнары” газетасында басылып чыкканнан соң, конкурс уздыру комиссиясенә кандидатлар  Бариев Илфак Шамил  улыннан,  Тимиров Альберт Индәриф улыннан гариза кергән.

 Сайлау алдыннан кандидатларның үзләренә сүз бирелде. 

Илфак Бариев район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына сайланган очракта район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча алда нинди әһәмиятле бурычлар торуына тукталды.

Икенче кандидат Альберт Тимиров үз кандидатурасын кире алуы турында депутатларга мөрәҗәгать итте.

Депутатлар, бертавыштан, Илфак Шамил улын район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайладылар. И. Бариев үзенә шундый зур ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде,  халык һәм җитәкчеләр  өчен үзенең эш сәгатьләре белән хисаплашмый эшләячәген, элемтә өчен  ачык булачагын, һәрчак райондашлар мәнфәгатьләре сагында торачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International