Бүген – 25 сентябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды. Мәдәният хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, яңа сезонга бурыч-максатлар билгеләде. Тантана алдыннан ФОЙЕда һәм мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре иҗади тукталышларда район мәдәнияте җәүһәрләрен театраль тамаша аша тәкъдим иттеләр.