Хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” рәсәй этабы нәтиҗәләре

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

11-16 сентябрь көннәрендә Оренбург шәһәренендә хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” рәсәй этабы булып узды.

 

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы 14 команда арасыннан 7 нче урынны яулады.

 

Командада катнашучылар өрлек АК-74 автоматы макетын сүтеп-җыюда –III, теория буенча – III, стройда йөрүдә III урыннарны яулап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

 

Аерым урыннарда Зарипова Язгуль автомат сүтеп-җыюда – II; йөзүдә Даянов Илнар - II; Мусифуллин Ленар гимнастикада II урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призлы урынга ия булучылар грамотага ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International