“Шагыйрь күңелендә ниләр бар?”

2018 елның 14 сентябре, җомга

Үзәк китапханә хезмәткәрләре 12 сентябрь көнне мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулу уңаеннан тематик кичә уздырды. Чарада “Шагыйрь күңелендә ниләр бар?” дигән китап күргәзмәсе эшләде, күзәтү ясалды.

Җанлы әңгәмәдә китапханәчеләр, районыбызның шигырь сөючеләре  “Шигъри тәнәфес”тә катнашты. Алар шагыйрьнең “Рәхмәт”, “Яшәү”, “Кешеләргә таш атмадым”, “Туган якка оча аккош”, “Болгарда төн”, “Әй гашыйк без матурлыкка “, “Еракта читтә чакта”, ”Бәя җитмәс кешеләр сез”, “Туган йортта”, “Туган халкым” шигырьләрен укыдылар.

Шулай ук “Буккроссинг-җанлы китап киштәсе” күргәзмәсе дә чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде, һәркем үзенә кирәкле китапны сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International