Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Актанышның мәртәбәле кунагы: Сөн буенда балаларның дини сабантуе

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул берничә очрашуда һәм мөселман балалар сабан туенда катнашты. Иң беренче чиратта, мөфти хәзрәтләре Актаныш районының башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин белән күреште. Киңәшмә барышында райондагы дини вәзгыять турында фикер алыштылар, мөхтәсибәтнең эшчәнлеген бәяләделәр һәм берничә уртак башлангычларны тормышка ашыру мөмкинлеген карадылар. 

Моннан тыш, Камил хәзрәт "Бүләк" исемле балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере сменасының мәртәбәле кунагы да булды. Әлеге лагерь кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан мәктәп укучыларын бергә җыйнап, туган телгә мәхәббәт уяту, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барыла.  Быел Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеры җәй дәвамында 600 баланы кабул итәчәк. Камил хәзрәт лагерь биләмәләре һәм ял итүчеләрнең тору шартлары белән танышты, шулай ук балалар белән татар телендә аралашып алды: аларга вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде. 

Актаныш районына эшлекле сәфәрнең иң мөһим өлеше булып мөселман балалар сабантуе торды. Бәйрәм бай милли-мәдәни программа, күпсанлы татар халык ярышлары, җәмәгать белән намаз уку белән аерылып торды. Балаларны бүләкләр алу - көрәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык сугышында  һәм башка ярышларда катнашу мөмкинлеге куандырды. Гомумән, мөселман балалар сабантуе аларны татар халкының асыл мәдәни йолалары белән таныштырды.

Сабантуйны Актаныш мөхтәсибәте оештырды. Камил хәзрәт бәйрәмнең кунакларын сәламләде, район җитәкчелегенә шушы чарага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International