Сәламәтлек саклау министрлыгы мөселманнар өчен кулланмау хәерле булган даруларны барлый

2018 елның 7 июле, шимбә

Министрның беренче урынбасары Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Сәламәтлек саклау министрлыгына мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булган дару матдәләре турында мәгълүмат бирә ала. Бу хакта Татарстан иҗтимагый палатасында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтте.

 

“Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен бергәләп хезмәттәшлеккә чакырабыз. Кайсы ингредиентларны хак мөселманнарны дәвалауда кулланмау хәерлерәк булуы турында мәгълүмат бирүен сорыйбыз”, - диде Осипов.

 

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Диния нәзарәте вәкилләренә вакциналарның файдасы турында аңлату эшләре алып барган өчен рәхмәт әйтте.

 

“Чистай районында профилактикадан алып туберкулезны ачыклауга кадәр булган төрле вакциналардан баш тарту күп булды. Медицина хезмәткәрләре районның мөселман лидерлары белән очрашып, алардан вакцинаның файдасы турында аңлатуны сорады. Шуннан соң,  вакцина ясатуга дини яктан каршы булучылар да, балалар арасында авыручылар саны да кимеде. Бу Чистай районы дин әһелләре тырышлыгы”, - диде Осипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International