Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр берлеге карары нигезендә пленумда Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртибе расланган иде. 2018 елда рамазан ае  16 майдан башланды, ә беренче тәрәвих намазы мәчетләрдә 15 майдан укылды.

Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә. Ураза тота алмаучылар өчен һәр калдырылган көн фидиясе 200 сум күләмендә.

Сәдакалар күләме пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләренә таянып һәм бодай, арпа ярмасы, хөрмә һәм йөзем җимеше бәяләреннән чыгып билгеләнә. Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын буенча – 210 мең сум, ә көмеш буенча – 18 мең сум тәшкил итә.

Ураза бәйрәме 15 июньгә туры килә, ул көнне районыбыз мәчетләрендә гает намазы укылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International