Туберкулез авыруын кисәтергә була

15 май 2018 ел., сишәмбе

1882 елның 24 март көнендә Берлинда табиб Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микроб хакында ачыш ясавын игълан иткән. Хәзерге заманда да бу йогышлы авыру кешелек өчен зур зыян китерә. Үлемгә китерүче йогышлы авырулар арасында, ВИЧ һәм СПИДтан кала, туберкулез – икенче урынны алып тора. Туберкулез белән авыручыларның яртысы – тәмәке тартучылар.

   Инфекциянең чыганагы булып туберкулез микобактерияләрен бүлеп чыгаручы – авыру кешеләр яки хайваннар тора. Туберкулез микроблары, авыру кешедән сәламәт кешегә күп очракта тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәттә сөйләшкәндә дә микроб төкерек аша һавага бүленеп чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керә. Кайбер очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Авыру кешенең  какырыгы белән бүленеп чыккан микроб таякчыклары  кипкән очракта да үзенең зыян китерү мөмкинлеген югалтмый. Таякчыклар тузан белән һавага күтәрелеп,  әйбергә, стенага, мебельгә куналар һәм шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше сулаган очракта – аның авыру ихтималы арта. Шуңа күрә, авыруның һәм аның гаиләсенең шәхси гигиена таләпләрен белүе, аны  саклавы, өен чиста тотуы бик мөһим.  Медицина мәгълүматларына караганда, туберкулез белән авыручы кеше  уртача 10-15 кешегә үзенең чирен йоктырырга мөмкин. Организмның туберкулез таякчыкларына каршы тора алу сәләте,  кешене  авырып китүдән саклап кала ала, шуңа күрә дә авыру  5-15 процент очракта гына  килеп чыга, ә  калган очракларда  стериль булмаган иммунитет барлыкка килүе  ихтимал
 Чиргә каршы торучанлык гомер буена үзгәреп тора. Яшәү, эш урынының санитария таләпләренә туры килмәве, начар һәм тәртипсез туклану, эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания, ВИЧ инфекциясе һәм башка төрле (ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шикәр авыруы, үпкәләрнең хроник авыруы, иммунитет-организмның каршы торучанлыгы җитмәү) чирләр – туберкулез авыруы килеп чыгуга уңай шартлар тудыручы сәбәп булып саналалар.

 Туберкулез үзен ничек сиздерә?
Туберкулез авыруы төрлечә башланырга мөмкин. Кайбер очракта ул сиздерми генә акрынлап башлана: салкын тию, үпкә ялкынсынуы кебек, кайбер очракта симптомнарсыз да үтә. Шуңа да чирне булдырмау чаралары куллану  һәм вакытында табибка күренү аеруча мөһим. Инфекция барлык әгъзаларга һәм тулаем организмның үзенә зур зыян сала. Кызганычка, тиешле дәвалану узмаганда, туберкулез белән авыручыларның өчтән ике өлешенең гомере тиз арада аянычлы тәмамлана.

 Бу чир кемнәр өчен аеруча куркыныч?

 Туберкулез беркемне дә әйләнеп үтмәскә мөмкин. Еш кына туберкулез белән яшьләр дә  авырый. Балаларның иммун системасы җитәрлек дәрәҗәдә  нык булмау сәбәпле, аларда әлеге чир тагын да авырдан уза. Аеруча ике яшькә кадәрге балалар инфекцияне авыр кичерәләр, аның бөтен организмга таралуы, милиар туберкулез, туберкулез менингиты һәм сепсис китереп чыгаруы  ихтимал.  ВИЧ белән авыручыларда, туберкулез барлыкка килү куркынычы 20-25 тапкырга артыграк. Тәмәке тарту да зыянлы. Фәнни исбатлауларга караганда, туберкулез белән авыручыларның яртысы – тәмәке тартучылар.

– Ә нинди профилактика чаралары күрергә кирәк?

Беренчесе – туберкулезга каршы прививка. Беренче мәртәбә  БЦЖ-прививкасы балага тугач ук, бала тудыру йортында ясала, соңрак Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, яңадан кабатлана. Икенчесе – сәламәт тормыш рәвеше алып бару, вакытында  дөрес туклану, тәмәке тартмау, аракы-шәрәб кулланмау. Узган гасырда фтизиатрлар җитәрлек тукланган кеше туберкулез белән авырмаячак дигәннәр. Шуңа да еш ашау мөһим. Моннан кала, вакытында флюорография үтәргә кирәк. Флюорография бер яктан авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирсә, икенче яктан аның ярдәмендә башка төрле авыруларны: үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шешләр һ.б. кебек авыруларны  да ачыкларга була. Флюорографияне туберкулезга каршы көрәш диспансерларында, шәһәр һәм район сырхауханәләрендә үтәргә була. Моның өчен үзең белән паспорт һәм медицина полисы булуы мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования