13 апрель көнне Актанышның 2нче санлы урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип аталган республика конкурсының район этабында катнашып, җиңү яулады. Алар бәйгенең “Юл хәрәкәте кагыйдәләре белгечләре” номинациясендә – 2, ә гомуми команда исәбендә 1 урынга лаек булды. Әлеге җиңүләре өчен мәктәпкә бүләк итеп ике велосипед тапшырылды. Команда составы: Ринат Миргаязов, Әмир Акмалов, Алинә Хәернасова, Элина Мәнихова. Җитәкчеләре: Э. Нәбиева һәм Н. Шәвәлиева.