11 апрель көнне Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе базасында, бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 180 ел тулуга багышлап, инглиз телендәге театр конкурсы узды. Әлеге бәйгедә Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе командасы абсолют җиңүче дип табылды. Җитәкчеләре - инглез теле укытучылары Ф. Ганиева һәм З. Ханнанова.