11 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" V республика фестиваленең зона концерты узды. Әлеге концертта Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Менделеев, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән өлкән башкаручылар катнашты.