Теләкәй авылы китапханәсеннән язалар

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Теләкәй авылы китапханәсендә "Дуслык" балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен дәрес-экскурсия оештырылды. Балалар китапханә, аның бүлекләре, китапны саклап тоту кагыйдәләре белән танышты. Китапханәче апалары исә аларга Халыкара балалар китабы көне, аның әһәмияте хакында сөйләде.Очрашу ахырында "Балачагым гүзәл мизгелем" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International