“Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз”төбәкара акциягә ияреп.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль -  Халыкара  туган тел көнендә, Актаныш үзәк балалар китапханәсе Ульяновск өлкәсе  С.Т. Аксаков исемендәге  балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе оештырган  “Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз" дигән төбәкара акциядә катнаштылар. Бу акциянең максаты -  үсеп килүче буын арасында  милли фольклорны киң пропагандалау. Фольклор  -  һәр халыкның алыштыргысыз байлыгы, халыкның талантын һәм сәләтен күрсәтә торган авыз – тел иҗаты. Халыкның авыз иҗаты аша бала туган теленең матурлыгын танып белергә өйрәнә, халкының мәдәниятына якыная.  Фольклор безгә үзебезнең тамырларга якынаерга ярдәм итә, димәк үткән белән хәзергесе арасында бәйләнешне торгыза, югалган кыйммәтләрне табарга ярдәм итә.  Шуннан да мөһимрәк һәм актуальрәк нәрсә бар соң?

 Бу көнне, Актаныш үзәк китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасы балалары һәм  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары (кл. Җитәкчесе Хуҗина Л.З.) кунакта булдылар.  Балалар бакчасы балалары белән бергә сәгать 10.00 да  “Яттан кыскырып сөйләү минуты” уздырылды.  Кечкенәләр туган тел турында яттан шигырьләр сөйләделәр.  Һәр бала милли киемнән иде. Ә 11.30 сәгатьтә,  2 санлы Актаныш урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары өчен “Җен – пәриләр, бар диләр...” дигән кызыклы, фольклор сәгать уздырылды.   Бу  сәгатьтә укучылар  мифик затлар белән таныштылар, алар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.  Үзләре дә кызыклы вакыйгалар турында уртаклаштылар.  Балаларга мифик затлар турында презентация күрсәтелде.  Туган тел һәм фольклор сәгатьне йомгаклап, шуны әйтәсе килә:  халык авыз иҗаты әсәрләре балаларгә һәм өлкәннәргә су һәм һава кебек кирәк.


 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International